news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада “Шәрык-шоу” бәйрәме үтте
Быел да аңа Татарстан сәнгать осталары чакырылды
Скопировать ссылку
(Уфа, 12 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада ел да оештырылучы “Шәрык-шоу” тамашалары быел да шаулап-гөрләп үтте. Быел да аңа Татарстан сәнгать осталары чакырылды.
Бу күркәм бәйрәм Уфаның иң матур мәдәният учакларының берсе – Нефтьчеләр мәдәният сараенда ике көн рәттән барды. Башкортстандагы киң билгеле “Шәрык” радиосы тарафыннан үткәрелүче шушы зур сәнгать бәйрәме быел да бик киң колачлы үтте. Искиткеч матур сәнгать бәйрәме, җыр-моң тантанасына, һәр елдагыча, Казаннан да күренекле җырчылар килгән иде. Хәния Фәрхи, Нәфкать Нигъмәтуллин, Гүзәл Уразова, Зөһрә Шәрифуллина, Илдар Хәкимов, Резедә Шәрәфиева, Равил Галиев һәм башкалар әлеге тамашаларны тагын да ныграк ямьләде. “Шәрык-шоу” тамашасы, быел да гади концерт кына түгел, ә чын театрлаштырылган тамаша сыйфатында үтте.
Әйе, радио хезмәткәрләре быелгы “Шәрык-шоу”ны да матур шоу дәрәҗәсенә күтәрде. Бәйрәм тамашасы барышында радио җитәкчелеге, һәр елдагыча, Башкортстанның сәнгать ветераннарын хөрмәтләүне, аларга күчтәнәчләр бирүне дә оештырды. “Шәрык-шоу” тамашаларында яңгыраган яңа җырлар тасмага алынып, киләчәктә тупланма компакт һәм DVD тәлинкәләр итеп чыгарылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot