news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Шүлгән-Таш мәгарәсе турында балет куячаклар

Балет премьерасы якынча октябрь-ноябрь айларына планлаштырылган.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Башкортстан дәүләт театры хореографы Ринат Абушахманов “Ташлар ник эндәшми” ("О чём молчат камни”) балетын әзерли. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Яңа спектакль Шүлгән-Таш мәгарәсе легендасына багышланачак.

Балетка музыканы композитор Николай Попов яза. Язмада ”Йатаган” этно-төркеме катнаша. Проектның фәнни консультанты - Росия тарихчысы, археолог, тарих фәннәре докторы Владислав Житенев.

“Сценарийны Николай Попов белән археолог Житенев сөйләүләре нигезендә булдырдык, — дигән Ринат Абушахманов. — Балетта заманча хореография, электр-акустик музыка булачак. Проектка фоторәссам Олег Меньковны да җәлеп итәчәкбез”.

Уфа балеты йолдызлары — Гүзәл Сөләйманова, Андрей Брынцев, Софья Гаврюшина, Олег Шайбаков һәм яшь солистлар проектта катнашырга ризалык биргән инде.

Балет премьерасы якынча октябрь-ноябрь айларына планлаштырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100