news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Республика көнендә Уфада Мингали Шәйморатовка һәйкәл ачыла

11 октябрьдә Башкортстанның Республика көненә багышланган чаралар Уфаның барлык төп мәйданчыкларында узачак. Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе Максим Забелин Совет мәйданын реконструкцияләү буенча гаять зур эш башкарылганлыгын билгеләп үтте. Бу турыда ул бүген республика оештыру комитеты утырышында сөйләде. «Башинформ» шул турыда яза.

11 октябрьдә генерал-майор, легендар 112 Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Россия Герое Мингали Шәйморатовка һәйкәл ачу төп вакыйга булачак.

Максим Забелин искә төшергәнчә, һәйкәл проектын ачык конкурс нәтиҗәләре буенча сайладылар, аның җиңүчесе итеп скульптор Салават Щербаков танылды. Республика рәссамнары һәм скульпторлары тәкъдиме буенча, монументтан ике яктан да колоннада өстәлеп, проект эшләп бетерелде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot