news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада сәяси золым корбаннарына багышланган китап чыкты

Узган гасырның утызынчы еллары сәяси золым корбаннарына багышланган бу җыентыкның авторы үзе дә сәяси золымнан иза чиккән Маһинур Мөхлис кызы Үтәбаева


(Уфа, 10 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында “Тере хәтер” исемле китап дөнья күрде.
Узган гасырның утызынчы еллары сәяси золым корбаннарына багышланган бу җыентыкның авторы үзе дә сәяси золымнан иза чиккән Маһинур Мөхлис кызы Үтәбаева. Гаиләләре, нахак гаеп тагылып, туган яктан куылганнан соң, бала чагыннан ук 16 ел буе сөргендә җәфа чиккән Маһинур апага быел 79 яшь тула. Иркутск өлкәсенең Черемхово шәһәрендә күргән михнәтләрен мәңге онытасы түгел аның. Шуңа да күргән кичергәннәрен киләсе буыннарга да әйтеп калдырырга теләп, китап язды ул.
“Тере хәтер” китабында Маһинур Үтәбаевадан тыш тагын кайбер сәяси золым корбаннарының да истәлекләре урын алган. Бу җыентык 2 мең данәдә ташка басылды. Анда моңарчы беркайда да басылмаган байтак кызыклы, уникаль фотосурәтләр дә урын алган. Шушы көннәрдә матур тышлыктагы бу китап сәүдәгә дә чыгачак.
Маһинур Мөхлис кызы Үтәбаеваны авыр тормыш сындырмый. Тумышы белән Башкортстанның төпкел Баймак районының данлыклы Буранбай авылыннан булган тәвәккәл кыз Мәскәүнең В. И. Ленин исемендәге дәүләт педагогия институтына барып укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Башкортстанга кайтып, гомере буе мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт сала. “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә һәм башка югары бүләкләргә лаек була ул.
Соңгы 8 елдан артык вакытта М. Үтәбаева Сәяси золым корбаннарының Башкортстан Республикасы ассоциациясен җитәкли, бик күп чаралар оештыра. Сәяси золым корбаннары исемлеге белән 5 том “Хәтер китабы”н нәшер итүгә дә күп көч салды ул. Ә узган елда Маһинур ханым Иркутск өлкәсенә барып, үзләре сөргендә булган җирләрне күреп хатирәләрне яңартты. Анда ул Башкортстан телевидениесе хезмәткәрләрен дә алып барды һәм җан тетрәткеч документаль фильм әзерләп күрсәтте.
Маһинур Мөхлис кызы үзе кебек үк зыялы һәм бик гыйлемле шәхес, књренекле татар галиме, энциклопедик белемгә һәм искитмәле хђтергђ ия шђркыять џђм исламият белгече, ялкынлы публицист Равил Њтђбай-Кђрими белән гаилә корып ике бала – уллары Салават белән кызлары Зөһрәне тәрбияләп үстерде. Ни аяныч, Равил ага дүрт ел элек вафат булды. Тумышы белән Татарстанның Теләче районы Казаклар авылыннан булган атаклы галимебезне, үзенең васыятенә ярашлы, туган туфрагына алып кайтып, мәңгелек йортына күчерделәр.
Хәзер Маһинур ханым Равил аганың истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән дә күп эшләр башкара. Аның да катнашлыгы белән, быел Казандагы “Милли китап” нәшриятында Равил Үтәбай-Кәримигә багышланган җыентык басылып чыкты. “Шәркыять илчесе” дип исемләнгән бу китап матур тышлыкта һәм яхшы кәгазьдә дөнья күрде. Әлеге басма Равил Үтәбай Кәриминең тууына 75 ел тулуга багышланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot