news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Сәхибҗамал» оешмасы үткәрергә ниятләгән чаралар турында сөйләштеләр

Башкортстан татар хатын-кызларының «Сәхибҗамал» төбәк иҗтимагый оешмасының быелгы беренче утырышы узды.

Уфада «Сәхибҗамал» оешмасы үткәрергә ниятләгән чаралар турында сөйләштеләр
kiziltan.rbsmi.ru

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфаның Халыклар дуслыгы йортында Башкортстан татар хатын-кызларының «Сәхибҗамал» төбәк иҗтимагый оешмасының быелгы беренче утырышы узды. Анда быел «Сәхибҗамал» оешмасы үткәрергә ниятләгән чаралар турында сөйләштеләр. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Монда Бөтендөнья татар конгрессының рәсми вәкиллеге рәисе Альфред Дәүләтшин, Халыклар дуслыгы йорты директоры Илгиз Солтанморатов, Башкортстан мөслимәләре берлеге җитәкчесе Розалия Халикова, «Райхан» клубы җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева, оешма вәкилләре катнашты.

Республикада үткәреләчәк бәйрәмнәр һәм башка чараларда бергәлектә, актив катнашып, туганнарча аралашып, дуслык-татулыкта аңлашып яшәү үрнәге булу фикере алга куелды.

Илгиз Солтанморатов иҗтимагый оешманың эшенә һәрдаим ярдәм итәргә әзерлеген һәм Дуслык йортының ишекләре һәрвакыт ачык булуын белдерде. Бу җыелышта төрле оешма вәкилләре үзара аралашты, килеште, алдагы планнары белән уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot