news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Уфада Рудольф Нуриевның туган көнендә аның барельефына чәчәкләр салдылар

Бүген Башкорт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев барельефына чәчәкләр салдылар. Традицион чара легендар биюченең тууына 85 ел тулуга багышланды. «Башинформ» шул турыда яза.

Чәчәкләр салуда театр белгече, Россия дәүләт гуманитар университеты профессоры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Коробков, театрның генераль директоры Илмар Әлмөхәмәтов, балет артистлары һәм Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы студентлары катнашты.

Чәчәкләр салганнан соң, тантанада катнашучылар театр музеена Рудольф Нуриев фотокүргәзмәсен ачылышына чакырылды. Анда тантанага Башкортстан мәдәният министры Әминә Шафикова һәм «Нуриев сезоны» халыкара мәдәни проекты вәкиле һәм балерина Илзе Лиепа кушылды.

Әминә Шафикова билгеләп үткәнчә, экспозиция 17-19 мартта Башкорт опера һәм балет театрында «Нуриев көннәре»н ача. Ул «Нуриев сезоны» халыкара мәдәни проекты һәм «АРТ-Корылтай» мәдәни формасы кысаларында узачак. Министр искәрткәнчә, нәкъ менә шушы урында кайчандыр Рудольф Нуриев үзенең иҗат юлын башлаган.

Экспозиция 20 фотоэшне үз эченә ала. Алар Нуриевның туган иленә аз санлы сәфәрләрен чагылдыра. 1987 елда Рудольфка 48 сәгатькә Уфага авыру әнисе белән хушлашырга кайтырга рөхсәт ителә, ул фотолар да күргәзмәдә тәкъдим ителә. 

Уфада төшерелгән фотоларны Башкорт дәүләт опера һәм балет театры биргән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100