news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Рудольф Нуриевның туган көне уңаеннан истәлекле чаралар әзерләнә

Иртәгә, 17 мартта, Рудольф Нуриевның туган көнендә, традиция буенча, күренекле биюченең Башкорт опера һәм балет театры бинасында урнаштырылган барельефына чәчәкләр салачаклар.

Уфада Рудольф Нуриевның туган көне уңаеннан истәлекле чаралар әзерләнә
bashinform.ru

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Уфада Рудольф Нуриевның туган көненә багышланган истәлекле чаралар әзерләнә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Иртәгә, 17 мартта, Рудольф Нуриевның туган көнендә, күренекле биюченең Башкорт опера һәм балет театры бинасында урнаштырылган барельефына, традиция буенча, чәчәкләр салачаклар. Эрмитаж залында «Рудольф Нуриев. Аның хыял утравы» фильмы тәкъдим ителәчәк.

Тәкъдим итү кысаларында фильмның авторы, продюсеры һәм кинорежиссеры Евгения Тирдатова (Мәскәү) белән очрашу узачак.

Бу биюче һәм хореографның Төркия белән бәйле, ул анда үз йортын, үз утравын булдырырга теләгән вакытлары турында сөйли торган тулы метражлы документаль фильм. Әлеге картина Мәскәүдә «АртДокФильм» халыкара фестивален ачу фильмы булды.

Театраль Эрмитажда һәм фойеда Уфа чорлары, кинокадрларлардан фотографияләр, документлар күчермәләреннән төзелгән фотокүргәзмә ачыла.

Кич белән, 19.00 сәгатьтә, «Нуриев көннәре» проектын ачу планлаштырыла. Башкорт хореография көллияте гала-концерт күрсәтәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100