news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Рудольф Нуриевны искә алачаклар

Аның 80 еллыгына «УФА.NUREEV» кичәләр сериясе узачак.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Уфада Рудольф Нуриевның 80 еллыгына «УФА.NUREEV» кичәләр сериясе узачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Проектка М.Гафури исемендәге Зур драма театрының «Руди — Never off…» спектакле, Лев Степанов белән Заһир Исмәгыйлевның «Журавлиная песнь» балеты кертелгән, шулай ук Башкорт опера һәм балет театры сәхнәсендә гала-концерт узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot