news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Рудольф Нуриевнең туган көненә махсус проект әзерләгәннәр

«Нуриев көннәре» «Ничек балерина булырга» дигән мавыктыргыч бер актлы балет белән башланып китәчәк.

Уфада Рудольф Нуриевнең туган көненә махсус проект әзерләгәннәр
bashinform.ru

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 17 мартта Уфада, мәшһүр биюче Рудольф Нуриевнең туган көнендә «Нуриев көннәре» проекты ачылачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге проектны ачу хокукы Башкорт хореография көллиятенә бирелгән. Көллият 30 елдан артык әлеге легендар артистның исемен йөртә.

Көллияттә белдерүләренчә, «Нуриев көннәре» «Ничек балерина булырга» дигән мавыктыргыч бер актлы балет белән башланып китәчәк.

Концерт ахырында студентлар Санкт-Петербург балетмейстеры Александр Полубенцевның «В честь танца» дигән постановкасын тәкъдим итәчәк. Әлеге номер бөек биюче Рудольф Нуриевкә хөрмәт йөзеннән башкарылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot