news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Рудольф Нуриев музеена яңа экспонатлар бүләк иткәннәр

Уфада Рудольф Нуриев музее яңа экспонатлар белән баеды. Саранскидан Элла Демкина музейга Рудольф Нуриевның имзасы белән фотографиясен бүләк итте, дип хәбәр итә «Башинформ».

Күренекле биюче Рудольф Нуриев музее Башкорт академия опера һәм балет театрында урнашкан. Театрның матбугат сәркатибе Гөлназ Насыйрова сөйләгәнчә, әлеге фотография Рафаил Гыйззәтуллиннан калган, ул Рудольф Нуриев белән бергә Пионерлар сарае каршындагы балет студиясендә биегән һәм бергә мәктәптә укыган.

Театр кыйммәтле материаллар өчен рәхмәт белдерә һәм яңа экспонатларның музейда лаеклы урын алачагына ышаныч белдерә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot