news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Рудольф Нуриев исемендәге XXIV Халыкара балет фестивале ачылды

17 мартта, күренекле биюче Рудольф Нуриевның туган көнендә, Уфада аның исемендәге XXIV Халыкара балет сәнгате фестивале ачылды, дип хәбәр итә «Башинформ».

Нуриев фестивале абруйлы балет форумнарының берсе санала. Ул дөньяның төрле почмакларында билгеле. Фестиваль Уфада - Нуриев театр сәхнәсендә беренче адымнарын ясаган шәһәрдә 1993 елдан Юрий Григорович һәм театрның ул чактагы баш балетмейстеры Шамил Терегулов инициативасы белән уза.

Фестиваль кысаларында балет сәхнәсенең дөнья йолдызлары - Россиянең Зур театры, Мариинский, Михайлов театры, «Кремль балеты» театры, Татар һәм Самара опера һәм балет театрлары, шулай ук Астана-опера солистлары катнашында ике гала-концерт узачак.

Фестиваль 23 мартта «Легенда балета» гала-концерты белән тәмамланачак. Анда Бурят дәүләт опера һәм балет академия театры солистлары һәм чакырылган кунаклар катнашачак: Надежда Иванова («La classique»Мәскәү классик хореография балеты театры), Илнур Гайфуллин (Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры), Ольга Марченкова, Дмитрий Выскубенко, Денис Захаров, Евгения Образцова, Денис Родькин (Россиянең Зур театры), Сергей Купцов (Самара опера һәм балет театры), Адамжан Бахтияр һәм Айдан Калжан (Астана-опера, Казахстан).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100