news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивале була

17-23 март көннәрендә Уфада Рудольф Нуриев исемендәге XXIV Халыкара балет сәнгате фестивале узачак. Бу хакта «Башинформ» яза.

Фестиваль кысаларында Лев Степанов һәм Заһир Исмәгыйлевнең «Торна җыры», Людвиг Минкусның «Дон Кихот», Херман Левенскольдның «Сильфида», Петр Чайковскийның «Аккош күле» балетлары күрсәтеләчәк. Шулай ук балет сәхнәсе дөнья йолдызлары катнашында ике гала-концерт планлаштырылган. Рудольф Нуриев исемендәге балет сәнгате фестиваленең концерт-ачылышы — «Аның исеме Рудольф Нуриев», концерт-ябылышы «Балет легендасы» исеме астында узачак.

Фестивальдә Россиянең Зур театры, Мариин театры, Борис Эйфман балет театры, «Кремль балеты» театры, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге академик музыкаль театр, «La classique» Мәскәү классик хореография балет театры, «Урал Опера Балет» Екатеринбург дәүләт театры, шулай ук «Астана опера» балет һәм опера театры солистлары чыгыш ясаячак.

Нуриев фестивале — Уфада 1993 елдан бирле күренекле балетмейстер Юрий Григорович инициативасы белән үткәрелә торган абруйлы балет форумнарының берсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100