Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивале була
Уфада 10 марттан 21 мартка кадәр Рудольф Нуреев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивале узачак. Театр матбугат хезмәтендә фестиваль афишасын тәкъдим иттеләр, дип яза «Башинформ».
Фестиваль Башкортстан дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә янәдән Россиянең әйдәп баручы театрларының танылган солистларын җыячак.
Балет бәйрәмен Чайковскийның ике классик балеты ача. 10 мартта тамашачыларга - «Аккош күле», 12 мартта «Щелкунчик» балетын күрсәтәчәкләр.
14 март көнне фестиваль программасын Глазуновның «Раймонд» балеты дәвам итә.
15 мартта тамашачыларга Мәскәү дәүләт хореография академиясенең гала-концерты тәкъдим ителәчәк.
17 март тамашачы Минкусның «Баядерка» балетын карый алачак.
18 март фестиваль программасында Левенскольдның «Сильфида» балеты.
19 мартта уфалыларга Минкусның «Дон кихот» балетын күрсәтәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз