Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Рудольф Нуриев исемендәге балет сәнгате фестивале башланып китте
Уфада Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате юбилей фестивале башланып китте. Фестиваль Лев Степанов һәм Заһир Исмәгыйлевнең «Журавлиная песнь» исемле беренче милли балеты белән ачылды. Бу хакта Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Башинформ».
Балет сәнгате фестивале тамашачыларын алга таба әле бик күп яңа ачышлар көтә. Спектакльләрдә Мариин театры, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академия музыка театры, «Астана Опера» һәм Воронеж дәүләт опера һәм балет театры артистлары катнашачак.
Нуриев фестивале 27 мартка кадәр дәвам итәчәк һәм Халыкара театр көненә багышланган гала-концерт белән тәмамланачак. Фестиваль кичәләрен традицион рәвештә РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белеме кандидаты Сергей Коробков алып барачак.
«Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивале – ел саен үткәрелә торган зур мәдәни вакыйга. Ул Уфа тамашачысына дөньяның төрле почмакларыннан килгән башкаручыларның талантларын башкорт сәхнәсендә күрергә мөмкинлек бирә. Профессиональ күзлектән караганда, артистлар өчен Нуриев фестивале – бер репетициядән соң сәхнәгә чыгып катлаулы спектакль кую һәм шул рәвешле үз осталыгыңның дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге. Кунаклар еш кына Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солистлары белән дуэт итеп чыгыш ясый», – дип сөйләде Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрының балет труппасы сәнгать җитәкчесе Леонора Куватова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз