news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Россия төрки халыкларының тәңгәллеген саклау ассоциациясе оештырылды

Ассоциация төрки халыклар вәкилләре белән аралашу, ассимиляцион процесслар көчәю шартларында саклау стратегияләре турында фикер алышу мәйданы булачак.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Мәскәү, Әстерхан, Казан, Төмән һәм Уфа тюркологлары төрки халыкларның тәңгәллеген саклау буенча галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре Ассоциациясен төзергә карар кылдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галимнәр билгеләгәнчә, төркиләр хәзерге Россия халыкларының төркем саны буенча икенче булып тора. Аларны күпмилләтле дәүләт буларак илебезнең киләчәге борчый. Бу уңайдан төрки халыклар галимнәре һәм җәмәгатьчеләре тырышлыгын берләштерүче Ассоциация булдыру турында карар кабул ителде.

«Ассоциация башка төрки халыклар вәкилләре белән аралашу, ассимиляцион процесслар көчәю шартларында саклау стратегияләре турында фикер алышу, тәңгәллекне саклауның үз стратегияләрен эшләү өчен менә дигән мәйданчык булачак», - диде Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты вәкиле Әхмәт Ярлыкапов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot