Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада Россия Герое, генерал Миңнегали Шәйморатов турында спектакль премьерасы була
Спектакльдә төп рольне Бабич исемендәге Яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Артур Кәбиров уйный.
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры тамашачыларына яңа тарихи премьера тәкъдим итәргә җыена. Театрда 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал-майор, Россия Герое Миңнегали Шәйморатов турындагы спектакль репетициясе тәмамлана. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
«Ат уйнатып алдан бара» («Потомки Салавата не отступят!») спектакле премьерасы 19 һәм 20 ноябрьдә театрның Кече залында узачак.
Сценарий авторы — Зөһрә Буракаева, проектның сәнгать җитәкчесе — Айрат Абушаһманов, режиссер-куючы — Хөрмәтулла Үтәшев, рәссам-куючы — Альберт Нестеров, композитор — Урал Иделбаев, хореограф — Рәис Низаметдинов, консультант-тарихчы Салават Хәмидуллин.
Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев сөйләгәнчә, спектакль бик катлаулы вакытта туган, пандемия сәбәпле, премьераны күчерергә туры килгән.
Спектакльдә төп рольне — Миңнегали Шәйморатовны Бабич исемендәге Яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Артур Кәбиров уйный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз