news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Роберт Миңнуллин истәлегенә «Курай булып кайтырмын...» кичәсе булды

Уфада Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинга багышланган «Курай булып кайтырмын...» истәлек кичәсе узды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Зур шагыйрь һәм публицист, татар, рус һәм башкорт телләрендә 34 китап авторын Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Башкортстан Корылтае депутаты Айгиз Баймөхәммәтов җылы итеп искә алды.

Халык шагыйренә багышланган иҗат кичәсе киләсе ел да үткәреләчәк, дип ышандырды Айгиз Баймөхәммәтов. Шулай ук, Язучылар берлеге җитәкчесе сүзләренчә, Илеш районы үзәк китапханәсенә Роберт Миңнуллин исеме биреләчәк, исән чагында һәрвакыт ул туган районына ярдәм күрсәткән.

Шулай ук, Башкортстанның һәм Татарстанның әйдәп баручы язучылары һәм галимнәре, җәмәгатьчелек һәм иҗади интеллигенция вәкилләре, журналистлар, артистлар һәм музыкантлар: Кадим Аралбай, Марсель Сәлимов, Таңчулпан Гарипова, Гөлфия Юнысова, Тәнзилә Дәүләтбирдина, Гөлназ Кутуева, Зәки Әлибаев, Лариса Абдуллина һәм башка катнашучылар истәлекләр белән уртаклашты.

Чарада шагыйрьнең бертуганы — филология фәннәре докторы, галим, Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин катнашты.

Быел Роберт Миңнуллинга 75 яшь тулган булыр иде. Башкортстан АССРның Илеш районы Шәммәт авылында туып үскән, гомеренең күп өлешен Татарстанда яшәгән, әмма үзенең кече Ватанын ул беркайчан да онытмаган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100