news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылды

Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылды
http://dumrt.ru/

Бүген Уфа мөселман зиратында күренекле мәгърифәтче, дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачу тантанасы узды. Бу турыда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.

Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред хәзрәт Дәүләтшин, хәзрәтләр, тарихчылар, журналистлар һәм галименең туганнары катнашты.

Мемориаль комплексны төзегән вакытта Риза Фәхретдиннең кабер ташын яңартылган, кабергә бара торган аллеяга брусчатка түшәлгән, юл күрсәткечләре урнаштырылган. Мемориль комплекс ачу тантанасы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү кысаларына туры китереп оештырылды.

Тантана Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә узды. Баш мөфти тантананы ачып җибәреп һәм катнашучыларны сәламләп, Коръән уку өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга сүз бирде, аннары Тәлгать хәзрәт үзе Ризаэтдин хәзрәтнең рухына дога кылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100