Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Уфада Ризаэддин Фәхретдингә багышланган Бөтенроссия фәнни конференциясе үтәчәк
^Уфада Ризаэддин Фәхретдингә багышланган Бөтенроссия фәнни конференциясе үтәчәк
(Уфа, 29 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы «Ихлас» мәчетендә 4 апрель көнне күренекле галим, мәгърифәтче һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 145 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни конференциясе үтәчәк. Аңа Казаннан, Мәскәүдән, Сарытаудан һәм башка шәһәрләрдән күп кенә кунаклар чакырылган.

Әлеге мөһим чара турында «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм җиткерде. Аның сүзләренчә, Башкортстандагы галимнәр һәм дин әһелләре дә, читтән чакырылган хөрмәтле кунаклар да әлеге җыенга үз чыгышларын әзерли. Алар халкыбызның атаклы улы Ризаэддин бине Фәхретдиннең тормыш юлына һәм күпкырлы эшчәнлегенә кагылышлы күп кенә кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашачак.
Мөхәммәт хәзрәт әйтүенчә, шушы ук конференция барышында «Ихлас» мәчетендә соңгы ярты ел эчендә Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 145 ел тулуга багышлап үткәрелгән вәгазь сөйләүчеләр бәйгесе җиңүчеләре исемнәре аталачак һәм аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылачак. Мәгълүм булуынча, әлеге үзенчәлекле бәйгедә Уфадан, Казаннан, Сарытаудан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән җәмгысе 22 вәгазь сөйләү остасы катнашкан. Иҗади бәйгенең төп максаты итеп Башкортстанда яшәүче дин кардәшләребезгә тирән гыйлемле имамнар чыгышларын тыңлау мөмкинлеген бирү һәм сөйләү сәнгатенең рухи тормышта тоткан ролен күтәрү билгеләнгән булган.
«Вәгазь сөйләү осталары чыгышларына дәрәҗәле жюри бәя бирә килде, – ди имам-хатыйп. – Җиңүчеләрнең исемнәре бүгеннән үк билгеле инде. Алар арасында Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Мөкатдәс Бибарсов һәм Ислам университеты ректоры Сөләйман Зарипов та бар. Барлык җиңүчеләргә дә 4 апрель көнне «Исламның тугрылыклы өндәүчеләренә» дигән сүзләр язылган көмеш медальләр тапшырылачак».
Мөхәммәт хәзрәт Галләм Россиядә беренче тапкыр оештырылган шушындый бәйгеләрне үткәрү киләчәктә Казанда да, дин кардәшләребез яшәгән башка төбәкләрдә дә матур гадәткә әйләнер дип өметләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз