news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Рима Баталованың XI иҗтимагый премиясенә йомгак ясалачак

Уфада Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» XI иҗтимагый премиясенә нәтиҗә ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 11 апрельдә «Башкортостан» дәүләт концерт залында узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Иҗтимагый премиягә дәгъва кылуга республика конкурсы Башкортстанда 2014 елда беренче тапкыр Рима Баталованың «Милләт яшьлеге» иҗтимагый фонды тарафыннан гамәлгә куелды һәм 13 тапкыр Паралимпия чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы, 43 тапкыр Европа чемпионы, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталова исемен йөртә.

Конкурс Башкортстанның әһәмиятле спорт брендларының берсе булып тора һәм республика Хөкүмәте тарафыннан да, барлык спорт җәмәгатьчелеге һәм инвалид балаларның ата-аналары тарафыннан да югары бәя алды.

Быел җиңүчеләрне «Ел алгарышы», «Чикләрсез спорт», «Паралимпия спортының өмете», «Җиңү сере», «Чемпион тәрбияләү», «Йөрәк кушуы буенча», «Ачык караш», «Безнең заман геройлары» (алгы сызыктан кайткан һәм спортны сайлаган махсус хәрби операциядә катнашучылар) номинацияләрендә билгелиләр.

«Бу асылы һәм эчтәлеге буенча унберенче мәртәбә уздырылган уникаль вакыйга. Безнең премия мөмкинлекләре чикләнгән яшь спортчыларга, аларның гаиләләренә һәм тренерларына ярдәм итү, шулай ук җәмгыятьнең игътибарын адаптив спортка җәлеп итү өчен билгеләнгән. Бу вакыйга Башкортстан Республикасы өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә чын брендка әверелде», - дип билгеләп үтте Рима Баталова.

Элегрәк «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Рима Баталова «РФ физик культура һәм спорт отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100