news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада республикакүләм кышкы йөзү чемпионаты була

11 һәм 12 февральдә Уфада кышкы йөзү буенча Башкортстан Республикасының ачык чемпионаты – Россия кубогының III этабы узачак.

Ярышлар Уфаның И.Якутов исемендәге паркында Солдат күлендә була. «Башинформ» шул турыда яза.

Чемпионатта якынча 300 кеше катнашыр дип көтелә. Чарага теркәлү ачылган инде.

Кышкы йөзү 2021 елда аерым спорт төре буларак танылды. Салкын су яратучыларга осталыкларын раслау һәм спорт раздядлары алу мөмкинлеге бирелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100