news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада республикадагы иң зур мәчет төзелеше урынында гыйбадәт кылдылар

Уфада республикадагы иң зур мәчет төзелеше урынында гыйбадәт кылдылар

(Уфа, 27 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда күптән түгел иң зур мәчеткә нигез ташлары салынган иде. Уфаның Салават Юлаев проспектында яңа Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез салу тантанасында йөзләрчә кеше катнашкан иде. Бүген исә бирегә бик күп дин әһелләре килде һәм шунда бергәләп төшке намазны укыды, Коръәннән сүрәләрне тыңлады.

Әлеге чарада җәмгысе йөзгә якын мөэмин-мөселман катнашты. Башкортстан мөселманнары диния нәзараты рәисе, мөфти Нурмөхәмәт хәзрәт Нигъмәтуллин дин кардәшләр алдында тирән эчтәлекле вәгазь белән чыгыш ясады.

Уфадагы яңа мәчетне төзү карары республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә кабул ителгән иде.

Уфадагы мәчет республикадагы барлык башка мәчетләрдән дә зуррак булачак. Аның проектын “Башкиргражданпроект” ширкәте әзерләгән. Яңа мәчетне төзү 1.5 миллиард сумга төшәчәк дип көтелә. Аңа республикадагы оешмалардан, ширкәтләрдән акча җыя да башладылар инде. Хезмәткәрләр үзләренең эш хакыннан бер өлешне шушы изге эшкә күчерә.

Яңа мәчет Уфадагы иң озын һәм иң матур урамда – Салават Юлаев проспектында, Коммунистик урам белән киселештә төзеләчәк. Уфага килеп кергән күпердән ерак түгел урында ул. Шуңа да башкалага килүчеләр аны әллә кайдан күреп торачак. Мәчетнең гомум мәйданы 7 мең квадрат метр була. Андагы гыйбадәт бүлмәләре берьюлы 2 мең кешене сыйдыра алачак. Манараларының биеклеге 71 метрга кадәр ашачак. Мәчетнең урта түшәмендә 24 метр әйләнәсендәге пыяла гөмбәз урнаштырыла. Яңа Аллаһ йортының әйләнә-тирәсе дә бик матур эшләнәчәк - ял итү өчен парк, фонтаннар булдырыла.

Бүген мәчет төзелеше урынында гыйбадәт кылучылар, хәл кадәренчә, бу изге эшкә үз өлешләрен дә кертәчәген әйтте. Акчалата да, төзелеш эшләрендә катнашып та бу гамәлне башкарып булачагын ышандырды алар.

news_right_1
news_right_2
news_bot