Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Республика Хәрби Дан музеена Муса Гәрәев портретын бүләк иттеләр
3 мартта Башкортстанның Республика Хәрби Дан музеена «Муса Гәрәев» портреты бүләк ителде. Аның авторы - Уфа рәссамы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Роман Сәйфуллин. Портрет 2015 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына ясалган, дип хәбәр итә республика Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. «Башинформ» шул турыда яза.
Ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган Муса Гәрәевнең портреты «Сталинградның Мәңгелек кары» күргәзмәсендә үз урынын алды. Ул Сталинград сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Муса Гәрәев очучы-штурмлаучы, Илеш районында туып үскән. Сугыш елларында легендар Ил-2 штурмовигында ул 250дән артык хәрби очыш ясаган. Туган ил аның хәрби хезмәтләрен югары бәяли. Муса Гәрәев ике тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, хәрби орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз