news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Рәсүл Гамзатов урамы барлыкка киләчәк

Уфаның Киров районында Рәсүл Гамзатов исемендәге урам барлыкка киләчәк. Мондый карарны 4 октябрьдә шәһәр Советы депутатлары чираттагы утырышта кабул итте, дип яза «Башинформ».

Рәсүл Гамзатов исемендәге урам булдыру үтенече белән Дагестан милли мәдәниятенең башкорт төбәк республика иҗтимагый оешмасы, Дагестан башлыгы Сергей Меликов һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримова мөрәҗәгать иткәннәр. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу инициативаны хуплады. Шагыйрь исемен Аврора урамыннан көнчыгыштарак «Яшел куак» шифаханәсе ягына урнашкан урам йөртәчәк.

  • Рәсул Гамзат улы Гамзатов (1923 елның 8 сентябре-3 ноябрь 2003 ел) Дагестанның халык шагыйре, Социалистик хезмәт Герое, Ленин премиясе, III дәрәҗә Сталин премиясе, М.Горький, Мовет һәм Россия иҗтимагый һәм сәяси эшлеклесе.
news_right_1
news_right_2
news_bot