Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада рәссам Васил Ханнанов вафат булган
Уфада Россиянең атказанган рәссамы, Башкортстанның халык рәссамы, график, ассамбляж һәм инсталляция рәссамы Васил Ханнанов озак авырудан соң 68 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Васил Ханнанов күпсанлы сәнгать проектлары авторы һәм күргәзмәләр оештыручы була. 1992 елдан бирле Васил Ханнанов «Чыңгызхан» иҗади берләшмәсен җитәкли. Шулай ук рәссам Наил Лотфуллин исемендәге заманча сәнгать музеен да булдыра.
Васил Ханнанов Башкортстанда заманча сәнгать үсеше тарихында мөһим роль уйнаган шәхес. Картиналар ясаганда аны туган җире һәм республика халкы илһамландырган.
Узган елның октябрендә Васил Ханнановка Башкортстанның халык рәссамы исеме бирелә. Аңа дәүләт бүләге Республика көне алдыннан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.
Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы Васил Ханнановның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз