Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Рәми Гарипов исемендәге премия лауреатлары билгеләнде
Уфада Рәми Гарипов исемендәге премия лауреатларын ачыкладылар. Бүләкләү тантанасы Рәми Гарипов исемендәге 1 нче гимназия-интернатында узды. «Башинформ» шул турыда яза.
Танылган режиссер, «Йөрәк сүзе» проекты авторы, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәми Гарипов исемендәге мәктәп-интернатын 1980 елда тәмамлаган Наилә Сәфәргулова, «Йэншишмэ» газетасының баш мөхәррире, Башкортстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, мәктәп -интернатны 1981 елда тәмамлаган Мирсәет Юнысов премиянең быелгы лауреатлары булды.
Гимназиядә укучылар арасында да 2023 ел премиясе лауреатлары билгеләнде. Алар – 11 сыйныф укучылары Зөлхизә Усманова, Илгизә Ярмөхәммәтова, Илназ Исхаков, Айдар Байсуваков һәм Элина Фәтхулисламова.
- Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәми Гариповның тууына 2023 елда 91 ел тулды. Рәми Гарипов исемендәге премия 1994 елдан бирле бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз