news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада радио ветераны, журналист һәм җырчы Фәния Халитова вафат булган

Уфада радио ветераны, журналист һәм җырчы, Башкортстанның халык артисты, Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Журналистлар берлеге әгъзасы Фәния Халитова-Сөләйманова вафат булган. Бу хакта «Башинформ» яза.

Фәния Халитова Башкорт дәүләт филармониясендә һәм музыка мәктәбендә эшләгәннән соң, 1971 елда «Башкортостан» телерадиокомпаниясенә эшкә күчә. Төрле елларда редактор, баш редактор, комментатор, күп кенә тапшырулар авторы булып эшли, фондны формалаштыруда актив катнаша.

Җырчының репертуарында башкорт һәм татар халык җырлары, романслар һәм популяр композиторларның җырлары була. Җырчы гастрольләр белән Башкортстанның гына түгел, Россиянең кайбер башка төбәкләренә дә барган, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot