news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада һәр якшәмбе саен кинотеатрда балалар өчен «Туган тел» сәгате оештыралар

«Родина» кинотеатрында туган телдә эчтәлекле һәм күңелле аралашу өчен мәдәни сәяхәт уздыралар.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Уфада «Родина» кинотеатрында «Туган тел сәгате» акциясе бара. Кинотеатр директоры Татьяна Разинаның идеясе буенча «Тамыр» балалар-яшүсмерләр телеканалы  март аеннан башлап һәр якшәмбедә балалар һәм әти-әниләр өчен мавыктыргыч мәдәни сәяхәт оештыра. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Яшь тамашачылар «Тел ачкычы», «Умырзая» һәм башка фильм-әкиятләр карарга өлгергән инде. Балалар өчен фильмнар төшерүчеләр һәм актерлар белән мавыктыргыч очрашулар, бүләкләр белән уеннар, фоторәсемгә төшүләр оештырыла. Әлеге чара туган телдә эчтәлекле һәм күңелле аралашу булып тора.

Бу якшәмбедә «Родина» кинотеатрының яшел залында балаларны берничә телевизион фестивальдә җиңүче булган «Камыр батыр» исемле әкият-фильм көтә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot