news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада рәссам Фәния Гәрәева-Шевчукның күргәзмәсе ачылды
Әлеге бәйрәмдә катнашу өчен Уфага Фәния Шевчукның талантлы улы, күренекле җырчы һәм музыкант, “ДДТ” төркеме җитәкчесе Юрий Шевчук та кайтты
Скопировать ссылку
(Уфа, 2 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада истәлекле вакыйга булды. “Мирас” сәнгать галереясендә Санкт-Петербургтан килгән милләттәшебез Фәния Гәрәева-Шевчукның шәхси күргәзмәсе ачылды.
Әлеге бәйрәмдә катнашу өчен Уфага Фәния Шевчукның талантлы улы, күренекле җырчы һәм музыкант, “ДДТ” төркеме җитәкчесе Юрий Шевчук та кайтты. “Мирас” галереясендә күргәзмәне ачу тантанасына Фәния Гәрәева-Шевчукның туганнары, бергә укыган дуслары, шулай ук Юрий Шевчукның Башкортстан дәүләт педагогия институтының сынлы сәнгать-графика факультетында бергә белем алган шәриктәшләре дә килгән иде.
Күргәзмәгә Фәния Гәрәева-Шевчукның 50 картинасы куелган. Алар арасында май белән төшерелгәннәре дә, графика эшләре дә бар. Матур табигать күренешләре, натюрмортлар төп урынны алып тора экспозициядә. Шулай ук бик оста эшләнгән автопортрет та бар.
Күргәзмәне ачу тантанасында Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары, БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев та чыгыш ясады һәм картиналар авторының иҗатына югары бәя бирде. Илдус Илишев Юрий Шевчук белән студент елларыннан ук якын дуслар да. Фәния ханымны да шул еллардан ук яхшы белүен әйтте И. Илишев.
Фәния Гәрәева-Шевчук, кечкенәдән үк, рәсем төшерү белән мавыкса да, сынлы сәнгать буенча һөнәри белемне шактый өлкән яшьтә генә ала. Шулай булуына карамастан, Санкт-Петербургта моңа кадәр 3 шәхси күргәзмәсен оештырган да инде ул. Шулай итеп Уфадагы әлеге экспозициясе – дүртенчесе һәм соңгысы да булмас дип ышанабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot