news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада полярчылар һәм Төньякны өйрәнүчеләр музее ачылачак

Бу хакта социаль челтәрләрдә республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итә.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Төньяк Боз океанын һәм Антарктиданы буйсындырган Башкортстанның легендар халкы исемнәре музей диварларында мәңгеләштереләчәк. Уфада Төньяк полярчыларына һәм тикшеренүчеләргә багышланган мәдәни объект ачылачак. Бу хакта «Башинформ» социаль челтәрләрдә республика башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

«Бүген, 25 гыйнварда, барлык студентларның бәйрәме Татьяна көне генә түгел, Хәрби-Диңгез флоты штурманы көне дә. Якташларыбыз Валериан Альбанов, Геннадий Казанин, Валентин Смирнов, Фидүс Әсхәдуллин һәм башкалар — Төньяк Боз океанын һәм Антарктиданы буйсындырган кешеләр. Башкортстан кайда да һәм Төньяк һәм Көньяк полюс кайда…

Ләкин Вениамин Каверинның «Два капитана» әсәрен укып үскән буын өчен диңгез темасы, диңгез капитаннары һәм штурманнарның героизмы һәрвакыт якын иде. „Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирелмәскә“ легендар диңгез сәяхәтчеләренең шигаре мәңгегә яшь егет хәтерендә калды», — дигән төбәк җитәкчесе.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100