news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада педагог, музыка белгече Галиябану Әхмәдиева вафат булган

Галиябану Әхмәдиева - музыка тарихы буенча күпсанлы мәкаләләр һәм очерклар, Башкорт һәм Урал энциклопедияләрендә дөнья күргән фәнни мәкаләләр авторы.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Озакка сузылган авырудан соң, Уфада педагог, музыка белгече, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты доценты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Башкортстанның Композиторлар берлеге әгъзасы Галиябану Әхмәдиева вафат булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Галиябану Ниязмөхәммәт кызы Әхмәдиева 1948 елда Оренбургта туган. 1974 елда - Уфа дәүләт сәнгать институтын (доцент Е.Л.Танкелевич классы), 1984 елда Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыкаль-педагогика институты аспирантурасын (фәнни җитәкчесе – М.Э.Риттих) тәмамлаган. 1977 елдан - Уфа дәүләт сәнгать институтының музыка тарихы кафедрасында, 1989 елдан этномузыкология кафедрасында эшләгән.

Музыка тарихы буенча күпсанлы мәкаләләр һәм очерклар язган, шул исәптән берничә уку әсбабының автордашы булган. Башкорт һәм Урал энциклопедияләрендә (1996-2007) дөнья күргән фәнни мәкаләләр авторы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100