news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада пассажирлар утырган автобуста янгын чыккан, имгәнүчеләр бар

Автобус эченнән чыкканда бер ир аягын сындырган.

Уфада пассажирлар утырган автобуста янгын чыккан, имгәнүчеләр бар
bashinform.ru

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Кичә Уфаның “Курчак театры” тукталышында 51нче маршрут автобусында көтмәгәндә янгын чыккан, имгәнүчеләр бар. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы яза.

Салон эчендә булучылар сөйләвенчә, тукталышка җитәрәк автобуста ниндидер тавыш чыга башлый һәм автобус артында кинәт ут кабына. Ике егетнең шунда ук кашлары, керфекләре, чәчләре яна.

Йөртүче тиз арада автобус ишекләрен ача, кешеләр тышка томырыла. Автобуста 20гә якын кеше була, шул исәптән, арбада ятучы бала да. Арба каплана, ләкин бала зыян күрми. Автобус эченнән чыкканда бер ир аягын сындырган.

Ашыгыч ярдәм машинасы тиз килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot