Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уфада опера җырчысы Салават Әскаровны искә алу уңаеннан премьера була
«Вольный стрелок» операсы нигезенә иблис белән килешү төзегән яшүсмер турында риваять алынган.
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). 12 гыйнварда Уфада Федор Шаляпин исемендәге Концерт залы сәхнәсендә К.М.Веберның «Вольный стрелок» операсының премьерасы була. Ул опера җырчысы, Россиянең халык артисты, Башкорт опера һәм балет театры солисты Салават Әскәров истәлегенә багышланган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Җырчы 2019 елның декабрендә вафат булды.
Бу опера спектакльләр куелынуның 200 еллык тарихында беренче тапкыр Уфада башкарылачак.
«Вольный стрелок» — гади кешеләр арасындагы романтик мәхәббәт, явызлык көче, персонажларның берсе образында тәкъдим ителгән иблис һәм серле үзәндә булган вакыйгалар турында тарих. Опера сюжеты итеп иблис белән килешү төзегән яшүсмер турында риваять алынган. Ул Германиядә һәм Чехиядә киң таралган була.
Веберның бу операсы тиз таныла, Европаның барлык сәхнәләрендә куела. Аның күп кенә көйләре зур популярлык казанды. 1824 елда рус премьерасы Санкт-Петербургта була. 1825 елда Мәскәүдә Зур театрның ачылу елында опера «Волшебный стрелок» исеме белән башкарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз