Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада өченче тапкыр татарча яшьләр стендапы үтте
Уфада өченче тапкыр татарча яшьләр стендапы үтте. Татарча шаярту юнәлешен үстерү теләге кабынган яшьләр өчен шат кәеф кичәсен Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә «Татарча фатирник» оештырды. Бу көнне зур сәхнәгә тәҗрибәсе булганнар белән бергә көлдереп карарга җөрьәт итүче егет-кызлар да чыкты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
«14 яшь кеше татарча стендапта яшьләрчә фәлсәфә корды. Аларга, уен-көлке аша татар телен саклап калырга тырышулары өчен «әфарин», диясе килә. Чөнки бу стендап та шул максатта оештырылды – телне саклап калу, буыннар арасында элемтәне югалтмау. Моның өчен туган телдә сөйләм, кем әйтмешли, һәр ярыктан яңгырап торырга тиеш», – дип яза «Өмет» сайты.
Татарча шаяртуларга карата кызыксыну бар һәм, димәк, татар стендапының киләчәге булыр, ди оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз