news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Нур» театры Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында спектакль тәкъдим итәчәк

24-25 майда «Нур» Уфа дәүләт татар театры «Туташ» спектакленең премьерасын тәкъдим итәчәк. Ул Айгөл Әхмәтгалиева романы буенча Гөлнур Усманова куелышында күрсәтелә. Режиссер – Башкортстанның халык артисты, Шәйхзада Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин. Ул спектакльне театраль роман жанрында эшләгән. «Башинформ» шул турыда яза.

«Спектакль беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның авыр язмышы турында. Төп рольдә ике актриса катнаша. Чулпан Раянова яшь Сәхибҗамалны уйный, ул горур һәм кыю, аның алдында әле барлык юллар ачык. Ә олы яшьтәге, күп сынаулар үткән, психиатрия хастаханәсе пациенты, үкенү һәм соклану уята торган хатын-кыз – Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Финә Вәлиева. Спектакль тормышның мәгънәсе турында. Гениаль хатын-кыз турында. Сәнгатькә мәхәббәт турында. Күп нәрсә турында…» – дигән баш режиссер.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100