news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Әнгәм Атнабаевның 90 еллыгына китап басылган

“Безнең Атнабай: шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр” исемле китапта язмалар башкорт, татар, рус телләрендә тәкъдим ителә.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Уфада “Безнең Атнабай: шигырьләр, мәкаләләр, истәлекләр” исемле башкорт, татар, рус телләрендәге китап дөнья күрде. Биредә барлык материаллар Башкортстан халык шагыйре Әнгәм Атнабаевның тууына 90 ел тулу уңаеннан җыелган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Китап З.Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында басылган. Беренче өлешенә кергән шигырьләрне рус теленә Н.Милованова тәрҗемә иткән.

Икенче өлештә коллегаларының, фикердәшләренең, шул исәптән Башкортстан халык шагыйре Наҗар Нәҗми, Татарстан халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин, Илдар Юзиевларның истәлекләре бирелгән.

Китапның автор-төзүчесе - Әнгәм Атнабаев иҗатын өйрәнүче, профессор Раиф Әмиров.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot