news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада нефть химиясе заводында янгынның якынча сәбәбе билгеле

Уфадагы «Нефтехим тәҗрибә заводы» предприятиесендә зур янгын технологик процесс вакытында башланган.

Уфада нефть химиясе заводында янгынның якынча сәбәбе билгеле
ГУ МЧС России по Республике Башкортостан

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Башлангыч мәгълүматларга караганда, Уфадагы «Нефтехим тәҗрибә заводы» предприятиесендә зур янгын технологик процесс барышында килеп чыккан: торбаларны коррозиягә каршы эшкәртүче реагент янган. Бу хакта РИА Новостига Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов хәбәр икән.

«Технологик процесс барышында торбаларның эчке ягын коррозиядән эшкәртә торган матдәнең янып китүе ачыкланды. Бәлки, реагент артык җылынгандыр. Вакыйга урынында булган кешеләр мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнде, беркем дә зыян күрмәде», — дип сөйләде Лопухов.

Аның сүзләренчә, белгечләр янган заводка якын булган өч торак зонада һава составын тикшергән, зарарлы матдәләр беркайда да, торак кварталларда да, завод территориясендә дә артмаган.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, торак секторга кадәр ераклык 1 км. Халыктан шикаятьләр булмаган. Янгында производство бинасына өлешчә, гомуми мәйданы 2000 квадрат метр булган әзер продукция складына зыян килгән.

Ведомствода әйтүләренчә, 12 сәгать 50 минутта (Мәскәү вакыты белән 10.50) ачык яну бетерелгән. Янгын сүндерүгә 140 кеше һәм 47 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Һәлакәт урынына янгын сүндерү поезды килгән. Атмосфера һавасында пычраткыч матдә үрнәкләрен алуда Роспотребнадзор лабораториясе эшләгән.



news_right_1
news_right_2
news_bot