Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада нефть эшкәртү заводында янгын чыккан
Якынча мәгълүматларга караганда, янгын мәйданы 150 квадрат метрны тәшкил иткән.
(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). Коткаручылар Уфа нефть эшкәртү заводы биналарының берсендә чыккан янгынны сүндергән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
Якшәмбе көнне иртән Уфаның электр җиһазлары урнаштырылган нефть эшкәртү заводы биналарының берсендә янгын чыккан. Якынча мәгълүматларга караганда, янгын мәйданы 150 квадрат метрны тәшкил иткән.
"Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк", - дип хәбәр иткән “РИА Новости”га Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз