news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Наҗар Нәҗмигә багышланган «Өфе юкәләре» фестивале була

Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулуга багышланган фестиваль быелның апреленнән майга кадәр үткәрелә.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Уфа халкын «Өфе юкәләре» җыр фестивалендә катнашырга чакыралар. Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулуга багышланган фестиваль быелның апреленнән майга кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Үз репертуарында Уфага багышланган җыр булган теләгән һәр җырчы фестивальдә катнаша ала. Чарада төрле жанр һәм юнәлешләрдәге, текстында Уфа шәһәре тарихына, аның истәлекле урыннарына, шәһәрдә яшәүчеләргә хас төп сыйфатлар чагылыш тапкан җырлар тәкъдим ителәчәк.

Фестиваль ике яшь категориясендә (14 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк) һәм ике номинациядә («Уфа турындагы җырны иң яхшы башкаручы профессионаллар» һәм «Уфа турындагы җырны иң яхшы башкаручы үзешчәннәр») үткәрелә.

Фестивальне Уфа шәһәре хакимиятенең Мәдәният һәм сәнгать идарәсе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100