news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Наҗар Нәҗми исемендәге аллея һәм һәйкәл булдырырга ниятлиләр

Шагыйрьнең "Уфа юкәләре" җыры хөрмәтенә булачак аллеяда юкәләр утыртуны планлаштыралар.

(Уфа, 8 февраль, "Татар-информ", Миләүшә Латыйпова). Уфада Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми исемендәге аллея һәм һәйкәл булдырырыга ниятлиләр. Бу хакта Уфа мэры Ирек Ялалов шәһәр хакимиятендәге киңәшмә вакытында әйтте.

"60-70-80 нче елда иҗат ителгән күпчелек популяр җырларның авторы нәкъ менә бөек шагыйрь Наҗар Нәҗми. Минемчә, аның киң танылу тапкан җырларының берсе - күренекле композитор Рим Хәсәнов белән берлектә иҗат ителгән "Уфа юкәләре" композициясе. Шуңа күрә булачак аллеяда юкә агачлары үстерүне күзаллыйм. Шулай ук билгеле башкорт шагыйренең һәйкәлен дә аллеяның эчендә урнаштыруны дөрес булыр дип саныйм", - диде ул.

Уфада Наҗар Нәҗми исемендәге аллеяны булдыру фикерен Башкортстан хөкүмәтенең вице-премьеры Салават Сәгыйтов та хуплады. Әлеге вакытта Башкортстанда шагыйрьнең 100 еллыгына багышланган чаралар уздырыла. 

Наҗар Нәҗми (Хәбибнаҗар Нәҗметдин улы Нәҗметдинов) (1918-1999) - Башкортстанның халык шагыйре. Башкортстанның Миңеште авылында (хәзер Дүртөйле районы) туа. Бөек Ватан сугышында катнаша. Башкортстандагы газета-журналларда эшли, Язучылар берлеге рәисе була. Пьесалар, шигырьләр иҗат итә. 1950 елда беренче җыентыгы басылып чыга. Бик күп популяр җырлар - шул исәптән, "Кышкы романс", "Өфе юкәләре", "Телефоннар шалтырыйлар", "Берәүнең берәвенә", "Юкка түгел, юкка түгелдер" һ.б.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100