news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Нәүрүз» бәйрәме 4 апрельгә күчерелгән

Башкортстанда беренче «Нәүрүз» бәйрәме 2001 елда билгеләп үтелде.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Быел Уфада «Нәүрүз» — яз бәйрәме 4 апрельдә Якупов исемендәге паркта билгеләп үтеләчәк.

Һава торышына бәйле рәвештә, Башкортстан милли-мәдәни үзәкләре җитәкчеләре карары белән бәйрәм итү көне күчерелде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Башкортстанда беренче «Нәүрүз» бәйрәме 2001 елда билгеләп үтелде. Шуннан бирле, 20 ел дәвамында, Уфада бәйрәм ел саен уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100