news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Муса Жәлил шигырьләре инглиз, немец, башкорт, кытай телләрендә яңгырады

Чараны оештыруда Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы "Ак калфак" матди ярдәм күрсәткән.

(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ"). Уфаның Дим бистәсендәге 101нче мәктәптә "Жәлил укулары" бәйгесендә Муса Җәлил шигырьләрен инглиз, немец, башкорт, кытай телләрендә сөйләгәннәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр шигырь уку буенча ярышкан.

Чараны оештыруда Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы "Ак калфак" матди ярдәм күрсәтте. Балаларга бүләккә М.Җәлил турында китаплар таратылды, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot