news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Уфада Муса Гәрәев истәлегенә бокс буенча ярышлар башланды
Бәйге Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган
Скопировать ссылку
(Уфа, 5 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада бүген татар халкының батыр улы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, хәрби очучы Муса Гәрәев истәлегенә бокс буенча XXXII Бөтенроссия мемориалы башланып китте.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган бәйгедә Башкортстан спортчыларыннан тыш Самара, Ырымбур, Чиләбе өлкәләре, шулай ук Санкт-Петербург боксчылары да катнаша.
Уфаның “Нефтяник” спорт комплексында бәйгеләрне тантаналы ачу чарасы оештырыла. Төштән соң шушы чаралар чикләрендә башкаланың Җиңү паркында Муса Гәрәевның каберенә чәчкәләр салу мәрәсиме дә була.
Бокс буенча алышлар 9 майга кадәр дәвам итәчәк. Башта сайлап алу ярышлары үтә. Аннан ярымфинал бәйгеләре оештырыла. Бөек Җиңүне билгеләү көнендә финал ярышлары һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары үтәчәк.
Халкыбыз каһарманы Муса Гәрәев истәлегенә аның туган ягы Илеш районында Җиңү марафоны да үткәрелә. Анда шушы төбәктәге җиңел атлетика осталары көч сынашачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot