Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада Муса Җәлил иҗатына багышланган «Яттан» мәдәни проекты кичәсе узачак
20 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Уфа шәһәренең «Яшьлек House» бинасында «Ихлас» мәчете каршындагы «Әлиф» иҗтимагый киңлеге инициативасы белән оештырылган «Яттан» мәдәни проекты кичәсе була. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге хәбәр итте.
Бу юлы чарада катнашучылар тыңлаучыларны бөек татар шагыйре Муса Җәлил иҗаты белән якыннан таныштырачак. Әсәрләр татар, рус, башкорт, инглиз, иврит һәм башка телләрдә яңгыраячак.
Мәдәни кичәдә теләге булган һәркем катнаша ала.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз