Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада мулланы эзләгәндә мәчеткә ут төрткән ир-атны тоткарлаганнар
3 ноябрьдә Уфаның «Хәмзә» мәчетендә янгын чыккан, аның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән, янгында беркем дә зыян күрмәгән.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада полицейскийлар караңгыда шырпы яндырып мулланы эзләгәндә очраклы рәвештә мәчеткә ут төрткән ир-атны тоткарлаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 ноябрьдә Уфаның «Хәмзә» мәчетендә янгын чыккан, аның мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән, янгында беркем дә зыян күрмәгән.
Полицейскийлар хәбәр иткәнчә, урынны тикшергән вакытта янгынның ут төртү нәтиҗәсендә чыгуы ачыкланган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Мәчеткә ут төртүдә шикләнелгән 39 яшьлек ир-ат тоткарланган.
«Ир-ат сүзләренчә, ул исерек булган, мәчет яныннан үтеп барганда, ишекнең бикле түгеллеген күргән. Эчтә караңгы булгач, ул дин әһелен табу өчен шырпы кабызган. Әмма беркемне дә тапмагач, шырпысын ташлап, Аллаһ йортыннан чыгып киткән. Шуннан соң мәчеткә ут капкан», - дип искәрттеләр Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, ир-ат әлеге гамәле өчен үкенә. Хәзерге вакытта белгечләр мәчеткә килгән зыянның күләмен исәпли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз