news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган балалар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

26 апрель көнне Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә «Күңелем кылллары чыңлый» республика әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләклиләр.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). 26 апрель көнне Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә «Күңелем кылллары чыңлый» республика әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Конкурс Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган һәм анда катлаулы тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләр катнаша. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Республика әдәби конкурсына 70тән артык эш: традицион шигырь формалары һәм кече прозаик әсәрләр (проза, эссе, хикәяләр), шулай ук музыкаль әсәрләр (җырлар, романслар) кабул ителде. Алар ирекле сайлау буенча рус, башкорт, татар телләрендә булды.

«Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә ике яшь төркеме буенча балалар йортларында, коррекция мәктәпләрендә, республиканың социаль приютларында тәрбияләнүче 30 катнашучы җиңү яулады. Чарада барлыгы 200 кеше катнашты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot