news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Әлеге тантанага «Сестренка» фильмының режиссеры Александр Галибин да килде.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). 20 октябрьдә Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Уфада Мостай Кәримнең туган көненә багышлап ел саен һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы уздырыла.

Әлеге тантанага «Сестренка» фильмының режиссеры Александр Галибин да килде. Ул «Сестренка» фильмында Ямил ролен башкаручы яшь актер Арслан Крымчурин белән бергә килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot