news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Мостай Кәрим иҗатын өйрәнүчеләрне бүләкләделәр

Башкортстан халык шагыйренең 100 еллыгын бәйрәм итү елында «Мостай Кәрим - тынычлык һәм яхшылык җырчысы» дигән республика әдәби-педагогик бәйге узды.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Уфада Мостай Кәрим иҗатын өйрәнүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгын бәйрәм итү елында аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Мостай Кәрим-тынычлык һәм яхшылык җырчысы» дигән республика әдәби-педагогик бәйге узды. 12 февральдә Уфада конкурска йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Шагыйрьнең кызы, Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримова заманча белем бирү технологияләрен кулланып үткәргән иң яхшы дәрес эшкәртмәләре, балалар бакчаларында дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар өчен дипломнар, китаплар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

«Конкурс эшләрен карап, мин укытуда көтелмәгән методикалар таптым, темага анализлар, ачышлар һәм яңача тикшеренүләр күрдем. Мостай Кәрим әсәрләре өзекләре яңа күзлектән укылды», - диде Әлфия Мостаевна.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot