news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада «Мостай Кәрим» энциклопедиясе нәшер ителәчәк

Киләсе елга шагыйрьнең тууына 100 ел була.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). «Башкорт энциклопедиясе» фәнни-нәшрият комплексы шагыйрь һәм язучы  Мостай Кәримнең тууына 100 ел булу уңаеннан, «Мостай Кәрим» энциклопедиясен бастырып чыгарачак. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Шагыйрьнең бер гасырлык юбилее 2019 елда билгеләп үтеләчәк. Яңа энциклопедиягә шагыйрьнең әсәрләренә анализ ясаган материаллар, биография мәгълүматлары һәм башка язмалар керәчәк.

Алдарак "Татар-информ" агентлыгы Владимир Путин Мостай Кәримне Россиянең мәшһүр шагыйре дип атады, дип хәбәр иткән иде.

«Башкорт энциклопедиясе» төбәк фәнни-нәшрият комплексы да 25 еллыгын билгеләп үтә. Юбилей уңаеннан, рус һәм инглиз телләрендә, рәсемнәр белән бизәлгән «Республика Башкортстан» энциклопедиясе басмага әзерләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot