news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада Мостай Кәримнең кызы әтисе иҗаты турында сөйләячәк

Башкортстан Республикасы Милли музеенда Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры, бөек башкорт шагыйренең кызы Әлфия Кәримова белән очрашу була.

«Алма исе» кичәсендә Әлфия Мостаевна әтисе, аның иҗаты, дуслары, гаилә кичәләре, тормышка карашлары һәм башкалар турында истәлекләре белән уртаклашачак, шулай ук тамашачыларның сорауларына рәхәтләнеп җавап бирәчәк», диелгән «Башинформ» хәбәрендә.

Әлфия Кәримова музей күргәзмәсе өчен Мостай Кәримнең шәхси әйберләрен тәкъдим итте. Күргәзмәдә дошман минасы кыйпылчыгы белән тишелгән комсомол билеты, беренче тапкыр күрсәтелә торган сугышчан һәм хезмәт бүләкләре, басма машинкасы һәм шагыйрь үзе кагылган башка әйберләр куелган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot